Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игелекнең чиге юк

Күңелендә, эш-гамәлләрендә чиксез мәрхәмәтлелек хисләре йөрткән кешеләрне күрү һәрвакыт сөендерә, янәшәбездә башкалар хәсрәтенә битараф булмаучылар очравы тормышыбызга ямь, ышаныч өсти.

       12 августта район мәдәният йортында физик мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен оештырылган бәйрәм чарасы да игелек кылуның чиге юклыгына тагын бер кат инандырды. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Казан шәһәрендә урнашкан "Е.Л.Л.Е" хатын-кызлар тирәлеге җитәкчесе Ирина Ваһапова, "Бусинка" балалар бакчасы җитәкчесе Дарья Гатауллина катнашында  узган бәйрәмнең төп максаты беренчедән, физик мөмкинлеге чикле балаларга аз булса да социаль мохиткә яраклашу мөмкинлеге бирү булса, икенчедән, әниләргә аралашу, гүзәллек бүләк итүне үз эченә алган иде. Чараны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов катнашып, әлеге игелекле акцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. "Бүген икеләтә бәйрәм. Халыкара яшьләр көне дә билгеләп үтелә. Сезнең күбегез әлеге категориягә керә. Әлеге чарада катнашкан һәркемгә игелекле гамәлегез, мәрхәмәтле йөрәгегез өчен зур рәхмәт",- диде җитәкче. "Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышларына азга гына булса да бизәк өстисебез, аларга игътибарыбызны күрсәтәсебез килә. Бала тәрбияләүнең никадәр көч, сабырлык, олы җанлылык соралганын яхшы аңлыйбыз. Әниләр үзләрен тагын да гүзәлрәк итеп тойсыннар өчен чәчтараш, тырнак ясау, бизәнү осталарын алып килдек. Азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, биредәге җылы мохиттә ял итсеннәр", – диләр чараны оештыручылар. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова әйтүенчә, районыбызда 62 гаиләдә мөмкинлеге чикле 74 бала тәрбияләнә. "Алар гел игътибар үзәгендә булырга тиеш. Балаларның сөенеп, бер-берсе белән аралашканына әниләр генә түгел, без – социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә бик куанабыз", – ди Лилия Нургаян кызы. Оештыручылар әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр Лаеш, Теләче, Биектау районнарында узып, алга таба тагын да зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр. Шулай ук чараны балалар белән беррәттән, авыр тормыш шартларында калган олылар өчен дә оештыру планлаштырыла. Болар иң беренче чиратта игелек акциясен оештырырга күбрәк иганәчеләрне җәлеп итә алудан тора. Бу көнне дә бәйрәмгә килгән һәр бала иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алып сөенеште. Әниләргә  визажист, маникюр, парикмахер хезмәтләре күрсәтелсә, балалар өчен аерым программа булдырылып, алар аниматорлар белән чын мәгънәсендә күңел ачтылар. «Бирегә 11 яшьлек улым белән килдек. Балалар үзләренчә, без үзебезчә ял иттек. Балаларыбызга аерым игътибар күрсәтүләре бик куанычлы. Мондый күңелле чаралар ай саен кабатланса, бигрәк тә яхшы булыр, бик сөенер идек. Үзебезне бизәндерделәр, тырнакны да матурлаттык, чәчне дә ясаттык. оештыручыларга бик зур рәхмәт!" – ди Сабадан Гөлназ Шәрипова. Әлеге бәйрәмнең балаларның гына түгел, әниләрнең дә күңелләренә ошавы, көтелгән булуы күзләрендә ачык чагыла иде. Кемдер беренче тапкыр профессионаллардан бизәнеп карады, чәч ясатты, үзара аралашты. «Безгә бу ял бик кирәк һәм көтелгән иде. Балаларыбызның күңелләрен күргән игелекле кешеләргә барлык әниләр исеменнән чиксез зур рәхмәт белдерәбез», – ди Ак-күл-Бигәнәй авылы клубы мөдире Эльмира Сабирҗанова да. 

      "Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырсыз", – дигән бөек мәгърифәтче Ризаэтддин Фәхретдин. Игелекле гамәлнең үзеңә дә изгелек булып кайтасына шик юк. Сабыйларның бәхеттән балкыган самими йөзләрен күрү моңа тагын бер кат инандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев