«Игенче» җәмгыяте Яңа елны быел да биләмәсен бәйрәмчә бизәп каршы ала
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыяте Яңа елны быел да биләмәсен бәйрәмчә бизәп каршы ала

«Игенче» җәмгыяте биләмәләрендә быел да кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйдә булды.

     Кыш бабай һәм Кар кызы, матур итеп бизәлгән купшы чыршы тирәсендә төрле урман җәнлекләре, мульфильм геройлары,  киләсе -2026 нче елның символы булган җирән ат, 2025 нче елны озатучы елан  урын алды.

   "Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 80 ел", "Ватанны саклаучылар елы", "Рәсәй халыкларының бердәмлеге елы", " Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы", МХО га  кагылышлы, батырларыбызга багышланган стенд, һәрби техникалар ясалып  урнаштырылды. Һәрбер эшләнмә уйланып, шушы вакыйгаларны күзаллап, шуларга таянып эшләнелде. 

   Яңа ел ул — иң көтеп алына торган, тылсымлы бәйрәм. Үзебез булдырган  шушы әкияти дөньяга чакырып  калабыз.

   Яңа елда -яңа уңышлар насыйп булсын!


Нет комментариев