«Игенче»дә юлларны чистарталар
«Игенче» җәмгыятендә юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзерлек сызыгында.
Кышкы юлларны чистартырга : өч МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам, Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 чакрым озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять биләмәсенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы яннарын көндәлек кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев