«Игенче»дә кукуруз уралар
Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә силоска кукуруз хәзерләү бара
Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора.
Кукурузны кырлардан механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура. Массаны ташуга тугыз берәмлек техника куелган. Шоферлар: Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Зарипов Ленар, Хәмидуллин Ленар,Исхаков Әгъзам, Гәрәев Рәлиф, Сабирҗанов Айнур, МТЗ 1221 тракторында Каюмов Дамир, Т-150 тракторында Мәҗитов Альберт эшне оешкан төстә алып бара.
Силос массасы трамбовкасында Т-150 һәм К-702 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар: Хаертдинов Фәрит,Тимергалиев Ришат эшли.
Бөтен процессны агрономнар Нияз Галиев һәм Рүзәл Хаҗиев җитәкли.
Силос салганда яшел массаны траншеяга тигезләп Һәм тыгызлап таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Марс Вәлиев контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев