Игезәк тәрбиячеләр Раилә һәм Равия: «Гомер буе янәшә эшләп, бергә яшәп, бер җан булып беткәнбез»
27 сентябрь – тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне
Танылган рус классигы Максим Горький:”Балаларны тәрбияли белү – ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше” дигән. Тәрбия эшенең асылын чагылдырган әлеге сүзләр бервакытта да үзенең актуальлеген югалтмый. Бүгенге язмам да бөтен гомерләрен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган Раилә Галимуллина һәм Равия Галиева хакында.
Олы Шыңар авылының “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче игезәк кызларга ана карынында ятканнан башлап, гомер буе гел бер сукмактан атларга насыйп була. Кече Шыңар авылында биш балалы гаиләдә өлкәннәре булган кызлар мәктәпне тәмамлауга 1987 елда балалар бакчасына эшкә киләләр һәм әлеге мавыктыргыч дөнья аларны тиз арада үз эченә бөтереп ала. Ике тамчы су кебек охшаш тәрбиячеләрнең нәниләр дөньясында кулга-кул тотынып эшли башлаганнарына быел 38 ел тулган. Әлеге еллар дәверендә күпме сабырлык, тырышлык, чиксез ярату сыйганлыгын үзләре генә беләләрдер. Чөнки тәрбияче булу – берьюлы бер төркем сабыйларга кайгырту, наз һәм игътибар күрсәтү, йөрәк җылыңны бирү дигән сүз. Кайчандыр үзләре дә курчаклы уйнап, киләчәк тормышларына юл сызган Раилә, Равия апалары инде ничәнче буын балалар өчен икенче әнигә әйләнеп, сабыйлар тәртипле, тәрбияле булып үссеннәр өчен бөтен көчләрен салалар. Бер-берсенә кечкенәдән “туганым” дип дәшәргә күнеккән, бер-берсенә бик тә охшаш игезәк ханымнарны авылдашлары аера алмаса да, балалар бакчасындагы нәниләр аера икән. Күрәсең, бу сабыйлардагы самимилек, тоемлау, сиземләү сәләтенең көчле булуыннан киләдер.
Аларны язмыш гел янәшә бәйли: бергәләп ярлар сөяләр, егетләрнең дә яраткан кызларын танымыйча буталган чаклары була. “Кичен үзем генә клубка чыктым. Йөргән егетем Илфат яныма килде дә:”Минеке чыкмады мени?” дип сорады. Мин шаяртып:”Юк шул” дидем. “Алайса мин дә кайтып ятам” диде дә, мин клубта утырып калдым, ул кайтып китте”, –дип көлеп искә ала Равия ханым. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире димичә, ни дисең: 1991 елда чибәр кызлар икесе дә Олы Шыңар егетләре белән тормыш коралар, бер үк көнне туй итәләр.
“Без эшли башлаганда икәү генә: беребез – зурлар, икенчебез кечкенәләр төркемендә иде. Ул чорда балалар саны күп, ике группада 60 сабый тәрбияләнде. Хәзер балалар аз, әмма алар белән эшләү авыррак. Элек бишәр-алтышар бала бергә өйрәнергә килә, бик җиңел генә ияләнеп китәләр иде. Бүген балалар да, әти-әниләр дә нык үзгәрде. Ата-аналар бик таләпчән. Хәзерге заманда нәниләр белән эшләү зур җаваплылык сорый, һәр гаиләгә карата аерым игътибар таләп итә. Һәр сабый үзенчәлекле холыкка ия. Балалар бик сәләтле, тырышлар. Йөрәктә нәниләргә булган зур мәхәббәт хисе – эшебезнең төп нигезе”, – ди 1 категорияле тәрбияче Райлә Галимуллина.
Алар ире Рәлиф белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Инде ике онык рәхәте тоялар. Равия ханым гаиләсендә ике бала үсеп, дүрт онык сөю бәхете кичерә. Кызганыч, тормыш иптәше Илфат тугыз ел элек авырып бакыйлыкка күчкән. Икесе дә 30 елдан артык каенана-каената белән дус-тату яшәп, инде каенаналарын хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Бүген дә өлкән яшьтәге каенаталарының ярдәмен тоеп, абзар тулы мал-туар асрап гомер итәләр.
Әлбәттә, бүген тәрбия өлкәсендә һәрдаим белемеңне күтәрү, даими иҗади эзләнүләр, заманча технологияләрне үзләштереп бару сорала. Бу тәрбияче алдына куелган таләпләрнең берникадәре генә әле. Язмам геройлары һөнәри яктан һәрдаим камилләшү юлында: иң элек тәрбиячеләр әзерли торган курсларны, 2003 елда педагогия көллиятен, 2014 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлыйлар. Балалар бакчасында һәр сабыйга физик яктан да, рухи яктан да уңайлы мохит булдыруда кулга-кул тотынышып эшлиләр. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бәйгеләрдә, рәсем конкурсларында алдынгы урыннар яулыйлар. Бакчада 1 яшь тә 2 айдан башлап, 4 яшькә кадәр сабыйларны кулларына калак тотарга өйрәтүдән башлап, дөрес сөйләм теленә, санарга, иҗекләргә бүлә белергә, кыскасы, беренче тормыш күнекмәләренә әзерләүдә күпьеллык тәҗрибәләренә таяналар.
Бөтен укыту-тәрбия процессы уен формасында бара. Шулай ук гөл-чәчәкләргә күмелгән бинада матурлыкка гашыйк кешеләр эшләвен чамалавы да авыр түгел.
“Без гомер буе янәшә эшләп, бергә яшәп, бер җан булып беткәнбез. Бер-беребездән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Беребез авырый башласа – икенчебез шунда ук сизә. Хезмәтебездә дә зур терәкбез. Безнең өчен кичен балаларны исән-сау өйләренә озату һәм икенче көнне аларның шатланып бакчага килүләрен күрү иң зур бәхет. Эшебездән, үзебез тәрбияләгән сабыйлардан рух-дәрт алып, хезмәтебезне яратып, сөенеп эшкә киләбез, яшь буын акыллы, тәртипле, әдәпле, тәрбияле булып үссен өчен бар көчебезне салабыз”, –диләр алар.
Гомерләрен сабыйлар дөньясына багышлаган тәрбиячеләр Раилә Галимуллина һәм Равия Галиеваның күпьеллык хезмәтләрен бакча мөдире дә югары бәяли.
“Раилә һәм Равия ханымнар иң элек иремнең тәрбиячеләре булганнар. Аннан бирегә дүрт балабыз бик яратып йөрде. Балалар бакчадан чыгып китсә дә, хәзер үземә шушы сукмакны таптарга насыйп булды. Шунысы билгеле: кешенең тәҗрибәсе үзенең эшенең сыйфатына нык бәйле. Замана баласын элекке методлар белән тәрбияләп булмый, алар да яңалыкка омтылалар. Тәрбиячеләребез һәр бала белән уртак тел табып, үзләренекедәй кабул итеп, замана таләпләренә туры китереп төпле белем һәм тәрбия биреп баралар. Яңа килгән баланы өйдәге мохиттән биредәге тормышка ияләндерү, җайлаштыру, яраклаштыруны бик тә уңышлы башкаралар. Алар авылның ничә буынын тәрбияләп, зур хөрмәт казанган ханымнар. Мин моны үзем эшләгән дәвердән дә, балаларым йөргән чордан да чыгып әйтәм”, – ди “Әллүки” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Галәвина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев