Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар, фотоконкурс: “Кулларымда чәчәк бәйләме”

Якынлашып килүче Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан фотоконкурс игълан итәбез.

Чәчәкләр – әлеге язгы бәйрәмнең бер мөһим өлеше булып санала. Һәр  хатын-кызның чәчәк бәйләме тотып төшкән фотосурәтләре бар, әлбәттә.

Фотоконкурста катнашу өчен, безнең почтага (sabatannar@rambler.ru) чәчәк бәйләме тотып төшкән фотогызны юлларга, шулай ук фото астына кыска гына комментарий да язарга кирәк. Фото герое үзегез, әниегез яки бертуган апа-сеңлегез булырга мөмкин. 

Фотоларны почтага җибәргәндә катнашучының һәм фотодагы геройның исем-фамилиясен, конкурс катнашучысының адресын һәм элемтә өчен телефон номерын да язарга кирәк. 
Фотолар 6 мартка кадәр кабул ителә. Эшләр “Вконтакте” социаль челтәренең “Саба таңнары” төркемендә урнаштырылып барачак. 
Иң күп тавыш җыйган (лайк❤️) 3 фотога бездән бүләк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев