Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар - балалар!” чарасы

Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 23 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактика чарасы старт алды.

 

 Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 23 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактика чарасы старт алды. Статистика   күрсәткәнчә,  16  яшькә кадәргеләр  катнашындагы  юл һәлакәтләренең  өчтән бере  җәйге  чорга туры   килә. Мисалга, 2021  елның июнь-август айларында 153 авария теркәлеп,  аларда 5 бала үлгән, 175е тән җәрәхәтләре  алган. Агымдагы  елның  4  аенда Татарстанда 16  яшькә  кадәрге  балалар катнашында 100 ДТП килеп  чыгып, 3 бала һәлак булган, 104е  яраланган. Мондый  фаҗигаләргә  юл  куярга  ярамый.  “Чара барышында район ЮХИДИ инспекторлары балигъ булмаган пассажирларны йөртүче  автобусларны тикшерәчәкләр, урам  аша  чыгу   урыннарында җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче автомобильләрне контрольгә алуга, яктылык  кайтаручы элементларны популярлаштыруга игътибарны тагын да  артырачаклар, юл  хәрәкәте кагыйдәләрен  бозуларны  кисәтүгә багышланган  акцияләр, ата-аналар җыелышлары  үткәреләчәк”,– дип хәбәр итә  район ЮХИДИ бүлекчәсе  башлыгы Марат Гаязов. Чара 5 июньгә кадәр бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев