Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

II группа инвалид Рөстәм Муллахмәтов: «Велосипедлы булу күптәнге хыялым иде»

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве, барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Байлар Сабасында яшәүче Адлен Ашимов та моның шулай икәненә күптән инанган.

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве, барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Байлар Сабасында яшәүче Адлен Ашимов та моның шулай икәненә күптән инанган. Адленның мохтаҗларга  битараф булмавы, изге эшкә башкаларны да җәлеп итә алуы белән  II группа инвалид Рөстәм Муллахмәтовның  күптәнге хыялы чынга ашырылган.

«Рөстәм белән өч ел элек Саба җәмигъ мәчетендә таныштык. Намазларга, Ураза аенда тәравихларга гел бергәләп йөрдек. Минем велосипед белән килгәнемә кызыгуын күрә идем. Аңа да үзе өчен йөрергә уңайлы булган өч тәгәрмәчле велосипед  алып бирү теләге туды.  Районыбыз эшмәкәрләренә, дусларыма мөрәҗәгать иттем. Мине хуплап алдылар һәм моны ишетеп үз теләге белән изге күңелле кешеләр дә кушылды. Кирәкле сумма җыйналгач, Ростов шәһәрендәге  заводка заказ бирдем. Җомгада башланган эшнең ахыры да хәерле булды,  алдагы җомга көнне  велосипед кайтып та җитте.  Әлеге   игелекле эшкә кушылган һәркемгә  газета аша рәхмәт белдерергә телим», – ди Адлен. 

Чаллы шәһәрендә яшәгән II группа инвалид Рөстәм Муллахмәтов әнисе вафат булганнан соң 2018 елда әнисенең туган ягына – Сабага  кайтып урнашкан. Мөстәкыйль тормыш итү кыен булганлыктан, 42 яшьлек егетне  туганнан туганы Сиринә Идрисова опекунлыкка алган. «Без Рөстәм абый белән кечкенәдән бергә уйнап үстек. Ул мина бертуганым кебек кадерле. Рөстәм  абый бик  актив, Сабаны бик ярата, шуңа да бирегә кайтып төпләнде», - ди Сиринә.

  Рөстәм  бүген туганының ныклы  кайгыртуында, 2 бүлмәле фатирда яши,  сәясәт белән кызыксына, бочча, теннис уеннарын ярата. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылар катнашындагы ярышларда катнаша. «Велосипедлы булу күптәнге хыялым иде. Әнием дә алырга теләде, өлгерә алмый калды. Беренче чиратта Адленга, миңа велосипед алуда өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Минем тормыш өчен бик кирәк иде, бик уңайлы», – ди Рөстәм.

Ул  үзенең көтеп алынган, бүләк  велосипеды  белән тиз генә әйләнеп йөреп  тә килде.  Исән-сау йөрергә язсын да, яңа транспорт чарасының  игелеген күрергә насыйп булсын! Машина йөртүчеләр дә юлда шулай ук сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дә янәшәдә  булуын онытмасыннар,  бер-берсенә  игътибарлы һәм ихтирамлы  булсыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=xaOr2dk9lAA&t=54s