Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике Басу Арташ мәдәният йортында "Без ядкарьле халык" дип исемләнгән кич утыру узды

Һәр авылда кич утырулары булган. Утыруларга авыл халкы эш көне тәмамлангач кул эшләрен алып килгән. Кич утыруларда кул эшләре белән бер рәттән, уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешкә дә киң урын бирелгән. Татар халык әкиятләре, җырлары, мәкальләр һәм әйтемнәр, уеннар шушы утырмаларда барлыкка килеп буыннан-буынга тапшырылган. 14 гыйнвар көнне Ике Басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Җидегән чишмә", "Ахирәтләр", "Ак калфак" клубларында катнашучылар өчен "Без ядкарьле халык" дип исемләнгән кич утыру узды.

Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кичке утырулар оештырылып килә. Кич утырулар - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе. Чарада катнашучылар күңелле итеп аралашып, уен-көлке, тапкырлыкта көч сынашып, матур итеп кич утырдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында катнашучылар балачакларын бик теләп искә алдылар, яшь чагында хезмәт көненнән соң утыруларга ничек килүләре турында сөйләделәр. Яңа елда бу күңелле узган беренче кич утыру булды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X