Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике район тәбрикләде

27 гыйнварда Теләче районы Баландыш авылында кызы Әминә гаиләсендә гомер кичерүче Миңнегаләм Сираҗетдин кызы Тимергалиевага 90 яшь тулды.

 «Гомер буе Елышта яшәп, шунда эшләп, соңгы елларда Баландышта  яшәгәч, туган көнемдә Саба районыннан котлаучылар  булмас инде дигән идем. Юкка борчылганмын, ике районнан да җыйналып килгәннәр, рәхмәт яугырлары», – дип сабый баладай куанып каршылады  Миңнегаләм апа.  Юбилярны ике районнан  да җитәкчеләр тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшырдылар. Ихтирам-хөрмәткә бик лаек Миңнегаләм апа. Сугыш чорында кичергән авырлыклары сөйләп бетерерлек түгел, гомер буе «Беренче Май»  колхозында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та 10 ел ире  Әбелгас абыйга комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.  Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.  Бүген  улы Камил, кызлары Рәйхана, Әминәнең, килен-кияүләре, оныкларының игелекләрен  күреп бәхетле картлык кичерә. «Тормышымнан бик канәгатьмен, бар рәхәтем картлыгыма калган, кызым үлеп, ялгыз калгач, менә 7 ел инде икенче кызымда яшим. Саулыгымнан зарланмыйм, Аллага шөкер, күзем күрә, зиһенем яхшы», - ди Акъәби. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев