ИКЕ САБА БЕРТУГАН
Саба. Урта Саба. Барлыкка килү вакытларыннан бирле бу ике авыл игезәк балалар кебек янәшәдә генә гомер кичерәләр.
Саба инешенең югары агышында “Мәмәт бушлыгы” инешнең хәзерге вакытта Казкаш дип аталучы икенче елга белән кушылган түбәнге агымында Чәбки Саба, ә уртада урнашкан авылны 1716 елда хөкүмәт оешмаларында Урта Саба дип язып куйганнар. “Мәмәт бушлыгы” – “Вершина Сабы” – Олы Саба– Байлар Сабасы авылдан шәһәр тибындагы бистә булып, Мәмәт исемен инде тарихта калдырып, үсүен дәвам итә. Россия дәүләт архивыннан алынган борынгы актларның күчермәләре ярдәмендә Урта Сабаның яшьлек чоры турында нәрсә белеп була соң? Шул турыда газета укучыларны бераз таныштыру өчен кулга каләм алдым.
Авылның исеме 1716 елда “Урта Саба – Шайтан ключ тож” дип язылган, ә 1875 елда эшләнгән Стрельбицкий картасында “Саба Шайтан” елга диелгән. 1711 елда авылда 15 хуҗалык, 1716 ел башында 37 кеше яши торган 9 хуҗалык булган. Аларда Урманов Бигеней (1649 елгы) һәм уллары Бикбай (1656 елгы), Илбулдин, Шәрип Сәләев, Бикмаметовлар, Байбуллиннар, Кукин фамилияле гаиләләр яшәгән 5-6 ел вакыт арасында 8 хуҗалык бушап калган. Килдурас һәм Бухтарас Юсуповлар, Гомәр һәм Исеинко Кукиннар, Үтәмеш Маметов, Аит Иштуганов һәм башкалар гаиләләре белән качып киттеләр, диелгән. Халык хәтерендә сөйләнгәнчә, Минзәлә ягындагы Апач авылынамы әллә?..
Дөрес, 1745 елда Урта Сабада яшәүчеләр арасында кайсыбер исемнәрне кабат очратырга була. Рәсәйнең башка өлкәләрендәге шикелле монда да җирләрен калдырып киткәннәрне кире кайтару булганга охшаган.
1745 елда (икенче ревизия) Урта Сабада 24 гаиләдә 48 ир-ат исеме язылган (хатын-кызларны бөтенләй исәпкә алмаганнар), шуларның 6сының әтиләренең беренче ревизиягә (1719-1722 еллар) кадәр үк үлгәнлеге күренә. Саба тарихы
1762 елгы өченче ревизия мәгълүматларны күбрәк бирә. Исемнәр, халык саны (ир-атлар – 58, хатын-кызлар 86 кеше), 1745 елдан соң вафат булучылар –16. Мәсәлән, иң олы яшьтәге Абличко Үтәмешев – 83 яшьтә, ә Смаил Ишмәкәй улы 17 яшьтә булган. 1745-1762 еллар арасында һәм кече яшьтә үлгән балалар турында язылмаганлыктан, ул чордагы кешеләрнең уртача яше турында ни булса да әйтү кыен. Ике егет (23,25 яшьлек) солдатка алынган, 4 кеше хәзерге Мөслим Ташлыяр авылына күчеп киткәннәр. Икенче бер чыганактан күренгәнчә, бер кеше Хаялин Сәет (Сәгыйть) белән Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысында теркәлгән.
Өченче ревизия хатын-кызлар һәм Урта Саба белән кыз алмашып-туганлашып киткән башка авыллар турында да мәгълүматлар бирә. Мәсәлән, кемнәрнеңдер хатыны булып теркәлгән 32 кешенең берсе генә үз авылыннан, дүртесе – Мәмәт бушлыгыннан, күбесе хәзерге Саба районы авылларыннан булган. Биш гаиләдә икешәр хатын белән торганнары күренә. Инде буй җиткән 29 кызның 2се генә үз авылыннан, 3 гаилә дүртәр кызын, ике гаилә өчәр кызын – күбесе якын-тирә авылларга – кияүгә биргән. Ә ерак авыллардан Юра, Яңа Юра, Кече Юра (бу авыллар хәзер Алабуга районына керә) һәм берсе Оренбургның “Саетов Посад” – Татар Каргалысы татарына кияүгә чыккан. Урта Саба белән туганлашкан авыллар арасында Юлбат (Ямбулат), Чулпыч, Яңа Мичән, Шыңар һәм башкаларның исеме булу ул авыллар тарихына да мәгълүмат өстәргә мөмкинлек бирә.
Әллә табигате уңайсыз, әллә “Шайтанлы” булганга, әллә янында гына тиз үсеп киткән Саба һәм Сатыш (Бурунчы) йогынты ясаганга Урта Саба зур торак пункт дәрәҗәсенә ирешә алмаган. Соңгы 50-60 елда, бигрәк тә Сталин исемендәге һәм “Кызыл көрәш” колхозлары берләшкәч, бер авыл Советында яшәүче авыл район үзәгенең спутнигына әйләнде. Урта Сабада да хәлле һәм хакны таный торган, эшчән кешеләр яши. Үзенең җиде буын ата-бабасын хәтерләүче, авылы тарихын онытмаган уртасабалылар булганда яшәр әле бу авыл дигән теләктә калыйк.
Равил Гомәров.
Фото: https://vk.com/club19606396
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев