Ике сәгатькә – 18 беркетмә
Узган шимбәдә Сабаны урап узучы юлда кичке 7дән 9 сәгатькә кадәр уздырылган “Тоннель” операциясе барышында 100дән артык автомобиль тикшерелде. Шуларның 18е юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды
Соңгы көннәрдә юылмаган дәүләт номер билгеләре белән йөрүчеләр арткан. “Юллардагы пычрак, су җыелып тору аларны укылмаслык дәрәҗәдә тотуга сәбәп була алмый. Моның өчен штраф түләргә туры киләчәк”,– диләр ЮХИДИ инспекторлары. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафны түләүне озакка сузучылар күбәюен исәпкә алып, һәр йөртүченең мәгълүматлары дәүләт реестрында тикшерелә. Операция барышында ике йөртүченең түләнмәгән штрафлары барлыгы ачыкланып, аларга беркетмә төзелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев