Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый
Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
Сабадагы “Мотыйгулла” мәчете имамы Морат хәзрәт Мияссәровның дин юлына кереп китүенә дә сәерсенүчеләр булган. Моның сәбәбен ул үзе дә чамалый, элек Рамазан айларында ураза тоткалаган һәм шуның белән шул. Калган көннәрдә исә гадәти тормыш белән яшәгән. Ә дингә килүен, каршылыклы хәлләр чыга башлады һәм күз ачылды, дип аңлата. Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән ул.
– Элекке эш урынында бәйрәм табыннары да корыла иде, – ди Морат хәзрәт. – Табынга исерткеч эчемлекләр дә куела. Миңа, шушы эчемлекне тотып, Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек бирсен, дип әйтергә авыр була башлады. Ник дигәндә, спиртлы эчемлек белән сәламәтлек берничек тә тәңгәл килми. Кулга чәркә тотып, саулык-бәхет теләү дөрес түгел. Ул чагында миңа 36 яшь иде. Ярты ел чамасы шундый уй-фикерләр тынычлык бирмәде.
Үзем дә сизмәстән, әкрен-әкрен генә дингә килгәнмен. Хәер, һидаятне Аллаһы Тәгалә бирә, туры юлга бастыручы ул. Берчакны апа Коръән тәфсире бүләк итте. Икенче очрак: бер гаиләнең өен басып чыктылар. Шул эшне тикшердем. Угрыларның эзенә төштек, тикшерү төгәлләнде. Хуҗа кеше – Фәрит абый гадел эшләүне күрептер, мөгаен, рәхмәт әйтеп, Коръән Кәрим бүләк итте. Ул Казандагы Ислам институтында укытучы булган икән, ул хакта соңрак белдем. Тагын бер танышым Коръән тәфсиренең урысча вариантын һәм намазлык калдырып китте һәм: “Намаз укы син!” – диде. Мин исә, нинди намаз инде, дидем. Шулардан соң, үземә, әйдә, ныклы бер карарга кил инде, дип үгет бирдем: син инде йә бу якта йөр, йә икенче якта, ике якка да ярарга тырышма... Тормышта ике яклы, үз сүзендә тора алмаган, бүген болай, иртәгә икенче төрле гамәл кылып йөргән кеше барыбер үзенә урын таба алмый. Дөрес, монафикълар булган һәм булачак та.
– Шуннан соң дусларыгызны югалттыгызмы?
– Бу – беренче чиратта, үз-үзеңә бирә торган сорау. Минем дусларым булганмы, юкмы? Чын дуслар югалмады. Әүвәл берникадәр аңлашылмаучылык булып алды. Мин бит әле кайчан гына, ура кычкырып, алдан йөгергән, башкаларны өндәп, оештырып йөргән кеше идем. Ә беркөнне, юк, алай ярамый, дип әйтә башладым. Сәер бит инде: элек яраган, хәзер тыела. Минем 37 ел яшәп, дөньяга караш формалашкан иде бит инде. Менә шул тупланганны җимерергә, үземә үзем каршы барырга туры килде. Дин юлына кереп киткәч, “теге ычкынган икән”, “башы киткән” дигән сүзләр дә ишеттерделәр. Ул сүзләр дингә килгән күп кешегә әйтелә. Туганнар белән дә мөнәсәбәт үзгәрде, исерткеч эчемлек куелган табынга бармый башлагач, үпкәләделәр. Әмма хәзер, еллар үткәч, туганнарым да, “башы киткән” дип әйткән дусларым да аңладылар. Дингә бәйле яки тормыштагы проблемалар булса, шалтыраталар, киңәшәләр, барысы да үз урынына кайтты.
Шушы юлга баскач, дин, тарих белән кызыксыну көчәйде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә нинди генә кыенлыклар күрмәгән һәм нинди генә сүзләр ишетмәгән. Аңа ияргән сәхәбәләргә дә җиңел булмаган. Болганчык суда болганып йөрисең, күрүче юк. Чиста суга чыгасың, бөтен җирең күренә, әйбәт ягың да, җитешсезлекләрең дә. Кешенең җитешсезлекләрен күрү җиңелрәк. Элек әти намаз укый иде, без бергә яшибез. Миннән соң, кызым, тормыш иптәшем намазга басты, Аллага шөкер. Дингә кергәч, кызым тормышында да каршылыклар булгалады, аз гына сабыр ит инде, тынычланырлар, дип әйтә идем. Шулай булды да. Кызым югары белем алды, кияүгә чыкты, яулык та, намаз да комачаулык тудырмады.
– Яңа мәчеткә кергәч, нинди вәгазь сөйләргә хыялланасыз?
– Минем хыялым – Аллаһы йортында үземнән күп тапкыр гыйлемле кешеләрне сөйләтү. Нинди вәгазь дигәндә, Аллаһыны ярату, аннан курку, Пәйгамбәребез, динебез хакында сөйләр идем. Диннең асылы – әдәп-әхлак. Әгәр үзең шундый булмасаң, сөйләнеп йөрүдән нинди мәгънә бар? Кайчакта, үткән тормышны искә төшергәндә уңайсызланып китәм, каз тәннәре чыга. Ярый әле, Аллаһы Тәгалә хак юлга кертеп җибәргән, дим. Аз гына авырлык килсә дә, кемгә дә булса ышана башлыйбыз бит. Кемдер – туганына, кемдер – акчага, кемдер – Аллага... Аллаһы Тәгалә кешегә зиһен, акыл, нәфес биргән. Тормышта алтын урталыкны табып яшәргә кирәк. Барысы да чагыштыруда беленә: картлык килмәсә – яшьлекнең, авырып алмасак, саулыкның кадерен белмәс идек. Дөрес, диндә дә төрле агымнар бар, кайберәүләр фанатизмга бирелә. Ата-анаңны, гаиләңне, тормышыңны, эшеңне ташлау берничек тә кабул ителми.
– Дин спортны тыямы?
– Теләче районында шушы көннәрдә генә намаз укучы ир-атлар арасында хоккей турниры булып узды. Анда Төньяк казыяткә кергән биш район командалары катнашты. Аны кукмаралар башлап җибәргән иде, аннары бездә дә узды, шулай итеп ул чара традициягә әйләнде. Спорт ярышлары берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта. Мәгънәле спортка һәм мәдәни чараларга бернинди каршылык юк.
– Кыз да, кияү дә – мөселман. Туйларының хәмерсез булуы белән килештек, җырларга рөхсәт итмәүләре генә хәтерне калдырды, диндә тыела, дип авызны капладылар, дигән иде бер танышым...
– Мин фәтва бирүче түгел, гади мөселман, ләкин гыйлемле кешеләрдән ишеткәнем бар: мәгънәле җыр тыелмый. Халкыбызның тәрбияви җырлары күп. Зөһрә Шәрифуллинаның “Мин бәхетсезмени?” дигән җырын ишеткән идем, ул күңелләрне айкап ала, эчтәлегендә тирән мәгънә ята. Ильяс Халиковның җырын ничек тыясың? Чын җәүһәрләргә торырлык шигырьләр бар, аларны сөйләү тыела, җырлау тыела, дип әйтергә тел әйләнми. Дөньяда әшәкелек күп булганга, тыелу сүзе еш кулланыла. Дәү әниләрнең тәкъвалыкларына, сабырлыкларына, әдәпләренә шаккатам мин. Алар дога да укыды, мөнәҗәтләр дә әйтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев