Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икенче катын чабалар

Быелгы корылык игенчелектә һәм азык хәзерләүдә авыл хуҗалыгы тармагын кыен хәлдә калдырды. Белгечләр барлык агрочаралар үтәлсә дә, иген уңышы аз буласын искәртәләр.Терлек азыгы хәзерләү дә проблемалы. Бүгенгә район хуҗалыкларында 47439 тонна сенаж салынган. Былтыр бу вакытта әлеге терлек азыгы ике тапкыр (101460 тонна) күбрәк хәзерләнгән. Печән дә азрак (быел 4277 тонна) тупланган.

Бу – бер шартлы терлеккә 6,84 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Узган ел 16,41 центнер иде. Хәзерге вакытта хуҗалыклар берьеллыкларны сенажга чабарга кереште. “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесендә – 370, “Игенче”дә 284 гектарда үләннәр теземнәргә салынган. “Игенче”дә, шулай ук “Сатыш”, “Тимершык” бригадаларында күпьеллыкларның да икенче катын сенажга чаба башладылар. Бөртеклеләр чүп үләннәренә каршы – 21155, корткычларны бетерү өчен – 4922, авыруларга каршы 3605 гектарда эшкәртелде. Районда 7 хуҗалыкта барысы 2000 гектар мәйданнар ясалма сугарыла.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев