Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИКЕТЕЛЛЕЛЕКНЕ – ТУЛЫ КУӘТЕНӘ

Узган атнада республиканың дәүләт телләре турындагы законын тормышка ашыруга багышланган чираттагы киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары җитәкчеләр алдына оешма-учреждениеләрдәге элмә такталарда, бина фасадлары һәм реклама объектларындагы язулар, юл күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш дигән катгый бурыч куйды.

“Барлык социаль объектлар, мәсәлән, хастаханә, спорт сарайлары бюджет акчасына төзелгән, әмма ни өчендер элмә такталарның ике дәүләт телендә булырга тиешлеген онытканнар. Парк-скверларда да күзәтелә бу күренеш, – диде ул. Васыйл Шәйхразиев шулай ук оешма-редприятиеләрдә белдерүләр, норматив актлар, карарлар, башка рәсми документлар, мәгълүматларның, район сайтындагы хәбәрләрнең закон кушканча төгәл һәм дөрес итеп ике телдә язылган булуы таләп ителүенә дә басым ясады.

 Чыннан да, норматив-хокукый актларны, сайтларда русча мәгълүматны татарчага тәрҗемә итүдә республикада алга китеш күзәтелә. Шул исәптән районыбызда да  1993 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон үтәлеше контрольдә тотыла. Бу эшкә җавапсыз караучылардан төгәллек таләп ителә. Районда бу  юнәлештә эш тукталып тормый.  Халыктан кергән гариза-үтенечләр нинди телдә язылган булса, шул телдә җавап бирелә. Апрельдән башлап Шәмәрдәндә станциягә поездларның  килеп туктавы турында да татар һәм рус телләрендә хәбәр ителәчәк. Икетеллелек мәсьәләсенә барлык оешма-предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре,  шәхси  эшмәкәрләр белән үткәрелгән  киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов  та тукталды. Оешмалардагы стенага эленгән белдерүләр тактасындагы барлык документларның  да ике телдә язылган  булырга тиешлегенә басым  ясады. Райондашларыбыз икетеллелек турындагы законның тулы куәтенә эшләвен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев