Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Икмәк булса-җыр да була!»

Сулә авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре агитбригаданың иҗади коллективы белән берлектә кыр станында «Икмәк үстерүчеләргә һәм механизаторларга дан» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Кызу эш вакытында һәр сәгать кадерле булганлыктан,  бәйрәм озакка сузылмады. Шулай да  игенче-механизаторларга эш дәртен арттырырга бу да җитте. Солы басуында эшләүче комбайнчылар Фиргат Акбиров,Фәнил Габдерахманов, йөк ташучы машина шоферы Рөстәм Газизуллинга кыска гына арада ял итеп алырга мөмкинлек чыкты. Игенчеләргә  авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.Инде игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын, амбарлар мул ашлык белән тулсын. Икмәк булса - җыр да булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев