Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икшермә кадет-мәктәбендә тәүге кыңгырау 13 укучы өчен яңгырады

Бүген Икшермә кадет мәктәбендә белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

  Быел 1нче сыйныфка 13 бала тәүге адымнарын ясады. 11нче сыйныф укучылары аларга үз куллары белән ясаган кәгазь очкычлар тапшырды. Шушы очкычларны "вакыт капсуласы" дигән тартмага салып, уку елы тәмамланганда 1нче сыйныф балалары 11не тәмамлаучыларга шунда язылган теләкләрне укып, кире тапшырачаклар. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты һәм коллективка яңа уку елында яңа биеклекләргә, яңа иҗади казанышларга ирүшеләрен теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев