Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авылы клубында “Шушы яктан, шушы авылдан без” кичәсе узды

Туган җир, туган як, туган авыл! Һәрберебез өчен бик тә якын һәм кадерле төшенчәләр алар.

Без үзебезне белә башлаганнан алып туган авыл төшенчәсенең  нинди якын һәм газиз, авылдашларыбызның иң якын кешеләребез икәненә инанабыз. Авылыбызның тарихын,талантлы авылдашларыбызны барлау максатыннан даими рәвештә чаралар үтеп тора. 26 январь көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән “Шушы яктан, шушы авылдан без” дигән исем астында тематик кичә уздырдылар.Чараның кунаклары тумышлары белән Иләбәр авылыннан булган шагыйрә Миңнегөл Манихова, шигырьләр  бәетләр иҗат итүче шигъри җанлы Рәшидә Латыйповалар иде. Авылларын, авылдашларын сагынып яшәүләрен алар  шигъри юлларга салып тәкъдим иттеләр. Шигырьләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. “Ак калфак” клуб берләшмәсе члены Әминә апа Усманова да үзенең иҗатка гашыйк икәнлеген раслап шигырь, бәетләрен укыды. Чара Дамира Зарипова һәм Зөлфәт Саматов  башкаруында  җырлар белән аралашып барды.Катнашучыларга тематик күргәзмә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев