Иләбәрдә гошер сәдакасы җыеп тапшырдылар
Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкате. «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә.
Иләбәрдә яшәүчеләр гошер бәйрәмен ел саен көтел ала. Быел да шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бакча җимешләреннән мул өлеш чыгардылар. Гошер сәдакасы 2 газель машинасына җыелды. Бер машина Балтач районы Борбаш авылындагы малайлар пансионатына җибәрелсә, икенче йөк Казандагы Әхмадхади Максуди уку үзәгенә тапшырылды. «Аллаһы Тәгалә кабул гамәлләр насыйп кылсын. Өлеше тигәннәргә Аллаһның рәхмәте булсын»-ди мәчет имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев