“Иминлек атналыгы” бара
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында республикада 16-20 сентябрь көннәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы” үткәрелә.
Бу чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны мәктәп автобусларында йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә, “зебра”ларда җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын кисәтүгә игътибарны тагын да арттырачаклар. Автомобильләрдә махсус утыру җайланмаларының, иминлек каешларының кулланылышын тикшерәчәкләр.
Йөртүчеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында акрын тизлектә барулары, җәяүлеләрнең “зебра”дан автомобильнең туктаячагына ышангач кына чыгулары сорала. Өстәмә рәвештә кул белән сигнал бирү дә артык булмас. Көннең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәрдән йөрү мөһим. Шушы элементар чаралар балаларны хәвеф-хәтәрдән йолып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев