Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иминлек каешы” гамәлияте бара: ременьне эләктереп йөрегез

Районыбызда 20-24 декабрь көннәренә билгеләнгән массакүләм “Иминлек каешы” операциясе бара. Профилактика чара барышында иминлек каешын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирлар гына түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә контрольгә алына.

Бүген Сабаның Муса Җәлил урамында 09:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр үткәрелгән “Тоннель" операциясе дә шушы таләпне үтәмәүчеләрне ачыклауга багышланды. Чара барышында барысы 75 автомобиль туктатылып 6 йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен административ беркетмә төзелде. Тагын ике йөртүче укылмый торган дәүләт номер билгесе белән йөргәне ачыкланды. Билгеле булганча, тиешле срокта түләнмәгән штрафы булган очракта һәр транспорт чарасы хуҗасының Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 статьясы нигезендә җаваплылыкка тартыла. Ягъни штрафны икеләтелгән күләмдә түли яисә 15 тәүлеккә арест кулланыла. Тикшерү барышында штраф түләүдән читләшеп йөрүчеләр ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев