Иммунитетны ныгыта торган катнашма рецепты
Сәламәтлекне ныгытуның халык ысуллары да бар. Шуларның берсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Безгә моның өчен кирәк:
-1 лимон
-300 гр. күрәгә
-300 гр. йөзем җимеше
-300 гр. кара җимеш
-300 гр. әстерхән чикләве
-300 гр. бал
Иттарткыч аша чыгарабыз, әзер катнашманы суыткычта саклыйбыз. Ашар алдыннан 1 чәй калагы эчәбез. Курс бер ай.
Катнашманы кулланганчы лдан табиб белән киңәшләшсәгез яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев