Иң яшь сайлаучы Ләйсән Нуруллина: «Республикамның матур киләчәгенә ышанам»
Бүген Саба кызы Ләйсән Нуруллина тәүге тапкыр тавыш бирү участогына килеп, гражданлык һәм патриотлык бурычын үтәде.
Ләйсән Кукмара агрокөллиятенең 3 курсында белем ала, киләчәк һөнәрен газлаштыру өлкәсе белән бәйләргә тели.
«Көллияттә бик теләп белем алам. Төркемебездә 17 малай һәм мин - бердәнбер кыз. Әмма бездә белем үзләштергәндә һәркемгә тигез караш, бер төсле таләп. Киләчәктә һөнәрле булып Ватаныма, туган төбәгемә тугры хезмәт итәрбез дип ышанам. Яшьләргә хәзер илебездә бөтен мөмкинлекләр бар, хөкүмәтебез дөрес сәясәт алып бара дип уйлыйм. Татарстаныбызның киләчәге тагын да матур булачагына ышанам»-ди Ләйсән.
Бүгенге мөһим чарага ул әнисе Ләйлә һәм әтисе Фарсиль белән килгән. Сабаның 2484 сайлау участогында тавыш биргән яшь райондашыбызга тәүге тапкыр сайлаучы буларак, истәлекле бүләк тә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев