Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң яхшысы – эчмәскә! Табиблар Яңа ел каршылаганда алкоголь кулланмаска киңәш итә

Яңа ел бәйрәмнәрендә күпләр табын артына җыела, ул еш кына исерткеч эчемлекләр куллану белән бергә бара. Яңа елга бер атна кала актив рәвештә бәйрәм итә башлаучылар бар.

  Алкогольнең зыяны турында берничә факт китерәбез.

 -200дән артык чирнең исерткеч эчемлек кулланудан килеп чыкканлыгы билгеле.

- Россиядә һәр Яңа ел бәйрәмнәрендә 9000 нән 12000 гә кадәр кеше үлә. Үлемнәрнең иң зур өлеше - 67% - 1 гыйнварга һәм якындагы ике көнгә туры килә.

- Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үлем белән агулану нигездә этил спирты (алкогольле эчемлекләрнең төп компоненты) куллану аркасында килеп чыга. Метан белән агулану күпкә сирәгрәк була.

- Алкоголь белән агуланганда үлем аңсызланган хәлдә йөрәк туктаудан яки сулыш бетүдән килә, яки кеше алкоголь комасына китә. Әгәр дә кеше алкоголь эчкәннән соң алты сәгатьтән артык аңсыз хәлдә булса, гадәттә, мондый очракларда табиблар ярдәм итә алмый.

- Безнең илдә алкоголизмга каршы көрәштә 2 фәнни-гамәли үзәк, 76 наркология диспансеры, 8 наркология хастаханәсе һәм аларның филиаллары медицина ярдәме күрсәтә. Күппрофильле медицина оешмаларында 2,1 меңнән артык кабинет эшли.

Без алкогольне кабул иткәндә һәркемне сак булырга чакырабыз. Алкоголь тиешле дозадан артмаска тиеш, ә яңа елны аек баш белән каршы алу тагын да яхшырак.

Чыганак: Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев