Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң зур байлык – ана мәхәббәте

Шимбә көнне район мәдәният йортына хәзерге көндә Украинада барган хәрби операциядә катнашучы, төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган ир-егетләрнең әниләре, хәләл җефетләре чакырылган иде. Тантанага җыелган хөрмәтле әниләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

"Кадерле  әниләребез! Тормышның башы иң беренче сездән башлана. Рәхәт булган вакытта да, авырлык килгәндә дә иң беренче әнигә сыенабыз. Тәрбия-белем бирү, тормышка өйрәтү бурычы  да сезгә йөкләнгән. Сез "әни" дигән олы вазифаны башкару белән бергә,  районыбызның төрле   җаваплы тармакларында  намуслы хезмәт куясыз, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз. Сезгә барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Әниләр көне бүген генә түгел, көн саен булырга тиеш. Сезгә озак еллар иң кадерле кеше  булып, балаларыгызга  әниле булып яшәргә язсын", – диде район башлыгы.  Рәис Миңнеханов Тимершык авылыннан хәрби операциядә катнашучы Фиркат Габдрахмановның  хәләл җефетенең  әнисе Гөлсинә Биктимированы  гомер бәйрәме белән тәбрикләде.  Шулай ук бүгенге көндә  хәрби операциядә катнашучы  Сатыш авылы егете  Руслан Дергуновка 44 яшь тулу хөрмәтенә әнисе   Әлфинур  ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте. «2004 елда Кыргызстаннан  туган авылыма кайтып төпләндек. Улым Руслан сентябрьдә мобилизацияләнеп, хәрби операциягә китте. Авыру малае калды, аны мин тәрбиялим. Кичә сеңлесенең туган көне иде, тиз генә котлап шалтыратты. Улымны бик сагынам,  ил-көннәргә тынычлык биреп, исән-сау тизрәк әйләнеп кайтуларын телим», – ди Әлфинур ханым.  Зал тутырып килгән аналарның барысын да нәкъ менә  шушы бер теләк берләштерә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев