Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвалидлар спортта активлар

Инвалид спортчыларыбыз төрле чараларда катнашып торалар. Мини-футбол буенча Әлмәттә үткәрелгән республика чемпионатында район командасы 1нче урынны яулады. Нигездә Килдебәк, Эзмә, Тимершык авыл җирлекләре егетләреннән торган уенчылар финалда Алабуга командасын 4:1 исәбе белән җиңделәр.

Швециядә өстәл теннисы буенча  терәк-хәрәкәт аппараты  инвалидлары арасында Европа  чемпионаты бара.  Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров  Россия  командасы данын   яклый. Параолимпия  чемпионы,  чаңгычы Рушан Миңнегулов бу  көннәрдә Финляндиянең Вуокатти  шәһәрендә  җыеннарда  катнаша. Ул  киләсе кышкы сезонда дөнья кубогы ярышларына әзерлек этабы булып тора. Мөмкинлекләре чикле спортчыларга  уңышлар телибез.

Рәшит Кәримов.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев