Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Йөрәкләргә керсен безнең моң» - Картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты узды

Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ.

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Урта Нырты, Олы Арташ, Язлы Арташ авыл клубы мөдирләре һәм авыл үзешчәннәре белән берлектә, «Йөрәкләргә керсен безнең моң» дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. Монда тәрбияләнүче өлкәннәрнең күңелләрен күреп матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Картлар йортында тәрбияләнүчеләр үзләре дә безгә һәм алар өчен уңай шартлар тудыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев