Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ир-атлар озаграк яшиме, хатын-кызлармы?

Районыбызда демографик вәзгыять нинди? Яшь һәм күп балалы гаиләләр өчен эшләп килүче программалар үзен аклыймы? Туучылар, үлүчеләр саны республиканың гомуми күрсәткече арасында нинди урын били? ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы рәисе Чулпан Ильдарханова белән район хакимиятендә төрле структура, ведомство, учреждение җитәкчеләре катнашында узган очрашуда сүз әнә шул хакта барды.

“Безнең үзәк Татарстан Республикасы демография милли проектын фәнни-методик яктан тәэмин итә. Ел саен хөкүмәт өчен 600 биттән торган демографик доклад әзерлибез. Тикшеренүләрнең кайбер нәтиҗәләре сезнең өчен дә кызыклы булыр”,– диде Чулпан Илдус кызы кереш сүзендә. “РФ демографик кризисы шартларында Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында да, гомумроссия күрсәткечләре буенча да чагыштырмача тотрыклы урын били. 2000-2020 елларда республикада халык саны 113200 кешегә арткан, туучылар күрсәткече дә 23 процентка үскән, үлүчеләр 10 процентка кимегән. Шулай да соңгы вакытта туучылар санының кими баруы катастрофик фаразлауларга китерә - 2050 елда халык саны 90 мең кешегә кимергә мөмкин (моны 3 муниципаль район юкка чыгу белән күзалларга мөмкин булыр иде)”,– диде галимә. Бик зур дәүләт ярдәме, демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән төбәк һәм федераль программаларның нәтиҗәле эшләвенә карамастан, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда Питрәч районында гына халык санының артуы күзәтелгән. 2020 елда муниципаль берәмлекләр рейтингында Саба районы 10 урын биләгән, табигый үсеш коэффициенты -2,1. Туучылар санының гомуми коэффициенты буенча Саба районы югары баскыч биләгән муниципаль берәмлекләр төркемендә тора. Балалар туу перспективалары турында сөйләгәндә, әлбәттә, беренче чиратта әни булырга теләгән хатын-кызлар санын, контингентын исәпкә алырга кирәк. 2020 елда районыбызда 16 меңнән артык хатын-кыз яшәсә, шуның бәби тудырырга сәләтле яшьтәгеләре 40 процентны тәшкил иткән. Хатын-кызлар аз түгел, әмма алар бәби алып кайтырга ашыкмый икән. Шулай да соңгы елларда күп балалы гаиләләрдә өченче, дүртенче баланы алып кайту исәбенә, уңай тенденция күзәтелә башлаган. Хәзерге вакытта бала тууны арттыруга зур этәргеч биргән күп кенә дәүләт программалары эшли. Ана капиталы, күп балалы гаиләләр өчен гамәлдәге ташламалар – барысы да моңа уңай йогынты ясый. Әмма бар саннар да куанырлык түгел. Соңгы вакытта гаилә кору күрсәткечләренең дә кимүе күзәтелә. Моңа пандемия дә тискәре йогынты ясаган, кайбер туйлар, никахлар кичектерелгән. Үлем-җитем коэффициенты 1000 кешегә 15 промилле тәшкил иткән, гомуми 1,2гә арткан. Статистика мәгълүматларында үлүчеләрнең 5 проценты гына ковидтан үлгән дип китерелә. Тагын бер күрсәткечкә игътибар итми булмый, бездә ир-атлар хатын- кызларга караганда уртача 15 елга азрак яши икән. “Ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгындагы аерма махсус чаралар күрергә кирәклеген аңлата. Фәннәр академиясе үз ягыннан 2023-2026 елларга ир-атлар мәнфәгатьләре стратегиясе проектын эшләү инициативасы белән чыкты. Ирләр турында ныклап кайгыртырга вакыт җитте”,– диде Чулпан Илдусовна.

Нигездә менә шулар. Бүгенге көндә ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге хәзерге заман татар гаиләсе моделен өйрәнүгә юнәлдерелгән социологик тикшеренүләр үткәрә. Бу сораштыруда безнең районда яшәүчеләр дә катнаша. Кулыгызга “Хәзерге заман татар гаиләсе: социодемографик капиталны җитештерү (төбәк юнәлеше)” анкеталары килеп керсә, тулы җавапларыгызны язып тапшыруыгызны сорыйбыз. “Бүгенге заман татар гаиләсе ничек яши, күпме бала үстерә, нинди телдә аралаша, татарча китаплар укыймы, тапшырулар карыймы, гомумән, милләт үсешенә үзеннән нинди өлеш кертә?- сораулар, нигездә, шул хакта, нәтиҗәләр декабрь аенда билгеле булачак”,– диде галимә. Киләчәгебезне бергәләп төзик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев