«Ирем СВОда, ике балам инвалид»
“Түгәрәк өстәл” артында җитди сөйләшүдә 33 сорау бирелде
“Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар ункөнлегендә үткәрелә торган традицион “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү быел аеруча җанлылык белән барды. Сораулар күп булгач, аларга җавап бирергә вәкаләтле оешма-учреждение җитәкчеләре барысы да чакырылган иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр безнең арабызда аз түгел. Димәк, проблемалар да байтак. Сөйләшү Сабаның Тукай урамында яшәүчене ун елдан бирле борчыган мәсьәләне күтәрүдән башланды. Сорауны биргән ханымның инвалид баласы укырга кергән, ә йортта интернет булмагач бик уңайсыз. Мобиль интернеттан файдаланырга тырышып карау уңай нәтиҗә бирмәгән. Районара электр элемтәсе челтәре начальнигы Алмаз Галиевның җавабыннан күренгәнчә, урамга җир астыннан телефон чыбыклары сузылган елда әлеге йорттан гариза бирелмәгән булган. Объектив сәбәпләр аркасында урамга 2022 елда GPON технологиясе буенча да кабель үткәрелмәгән. Шулай итеп, интернетка мохтаж гаиләнең үтенече әлегә канәгатьләндерелми калынды. Ханымга альтернатива буларак, мобиль элемтә операторлары хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим ителде. Ә аның сыйфатын кулланып караганнар яхшы белә. Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Гыйльманов әлеге сорауга өстәп җавап биреп Тукай урамында электр чыбыкларын җир астына төшерүнең беренче чираттагы бурыч икәнен әйтте. Финанслар гына җитми. Шул вакытта GPON кабелен сузу игътибарда тотылачак.
Шулай ук район үзәк хастаханәсендә “инвалид” билгесе куелган автомобильләр өчен билгеләнгән тукталыш урыннарының буш булмавы мәсьәләсе дә беренче тапкыр күтәрелде. “Шунлыктан инвалид баланы күтәреп стоянканың аргы башыннан ук килергә туры килә. Коляска белән машиналар арасыннан йөрерлек түгел”, – дип аңлатты үз хәлен Байлар Сабасында яшәүче ханым. Бу сорауга ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов җавап бирде. Хастаханә юл-патруль хезмәте инспекторлары маршрутына кергән. Әмма алар гел анда гына тора алмыйлар. Машина кую кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең транспорт номерын видеога төшереп, “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрергә дә була. Моның өчен акчалата бүләк тә каралган. Моннан тыш Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамындагы 8нче йортка да инвалид машинасына махсус туктау урыны кирәклеге ачыкланды.
Дарулар һәм ИПРА буенча техник чаралар белән тәэмин ителеш, тернәкләндерүгә юллама алу мәсьәләләре инде байтак еллар “Түгәрәк өстәл”нең гомерлек темасына әверелде. Әйтик, Шәмәрдәндә яшәүче 1947 елгы, I төркем инвалидтан алынган гозер мондый иде:
“Кирәкле даруларны язмыйлар, язганнарын алып булмый. Элек омепразол, панкреатин, церебролизин һәм башкалар языла иде. Хәзер кан басымына препарат һәм аспирин гына бирелә. Хәтта 23 сумлык этил спирты алу өчен дә рецепт тотып Сабага барырга кирәк”.
Җавапларда аңлатылганча, дару бәяләре арта, ә препаратлар алу өчен районга бүленгән акча суммасы үзгәрми. Шунлыктан тәэмин ителештә өзеклек туа.
Районда тернәкләндерү үзәге ачу мәсьәләсен инвалид баласы булган өч ана күтәргән иде. Үзәк хастаханәнең баш табибы Марат Йосыпов әйткәнчә, хәзерге вакытта Завод-Ныртыдагы мәктәп бинасын шул профильгә үзгәртү бара. Үзәк нерв системасы зарарланган балалар өчен 40 урынлы үзәкне киләсе елның көзенә ачу планлаштырылган. Кечкенә балалар стационарда әти-әниләре белән ята алачак.
“Моннан тыш Сабада төзелеп килгән кан тамырлары үзәген амбулатор юнәлештә дә эшләтү турында сүз бара. Анда ике массаж кабинеты һәм ЛФК да булачак. Сез балагыз белән үзәккә йөри алачаксыз”,– дип ачыклык кертте баш табиб.
Утырышны алып барган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов дарулар алу буенча сорауларын ватсап аша бирүчеләргә җавапларны язмача җибәрергә тәкъдим итте.
Сөйләшүдә катнашучыларның наемга торак алу, иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус түгәрәкләр оештыру, гимназиядә аерым сыйныф булдыру, махсус арбада йөрүчеләрнең әти-әниләрен бассейнга (суга) түләүсез кертү, 18 яшькә кадәрге барлык инвалидларга Яңа ел күчтәнәчләре бирү, балигъ булгач үзара салымнан азат итү, мәдәният йортында “Теләкләр чыршысы” үткәрү һәм башка проблемаларның чишелешен табу белән бәйле сорауларына район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт оешмалары вәкилләре җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев