Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ирешелгәннәр чик түгел

Бүген районыбыз хуҗалыкларында сыерлардан көн саен 223 тонна сөт савыла.

undefinedРеспублика буенча сөт җитештерүдә районыбыз Әтнә, Кукмара районнарыннан азга гына калышып, 3нче урынны били. Күрсәткечләрдә әллә ни зур аерма юк, мәсәлән, Кукмарада бер сыердан 26,5 килограмм сөт савылса, районыбызда 26,3 килограмм тәшкил итә.

«Терлекчеләребез алдына берничә ел элек сөт җитештерү күләмен 200 тоннага җиткерү бурычы куелган иде, быел февраль аенда бу максатка ирешелде. Әмма әле бу чик түгел. Алга таба республиканың әйдәп баручы районнарын куып җитү бурычы куела. Терлекчеләрдән тагын да зур тырышлык, бердәмлек сорала», - ди авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев. Белгеч белән районыбызда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкларның берсе – «Курсабаш» җәмгыятенең сөтчелек комплексында булдык. Комплекста 400 баш савым сыеры бар. Ферма мөдире Фәнил Габдрахманов әйтүенчә, хуҗалыкта бер көнгә 12 тонна сөт җитештерелә. Сменалап эшләүче биш тәҗрибәле савымчы – Фердинанд Габдрахманов (рәсемдә), Рәзилә Әхмәтҗанова, Айрат Камалов, Рушания Вафина, Эльмира Йосыпова һәр сыердан уртача 29 литр сөт сава. Без көндезге савым вакытына туры килдек. Фердинанд Габдрахманов белән Рәзилә Әхмәтҗанованың сменасы иде. Озакка эшләреннән бүләргә җөрьәт итмәсәк тә, аз гына аралашып алдык. Фердинанд абый эшкә оста, сүзгә кыска кеше булып чыкты. «Эшлибез, тырышабыз, эшнең җиңеле юк. Сыер сава башлаганга 15 ел, хезмәт хакын вакытында алабыз, булганыннан канәгать. Өйләнмәгәнемне язма, кияүгә чыгам дип килүчеләр күбәер», дип сүзне егетләрчә кыска тотты. Ферма мөдире әйтүенчә, Фердинанд Габдрахманов дүрт айга 2826 центр сөт савып, иң югары күрсәткечкә ирешкән. Хезмәттәше Айрат Камалов аннан аз гына калышып, 2760 центнер сөт сауган. «Терлекчелектә күптәннән инде, сигез елын сыер савам, дус-тату эшлибез. Малкайларны, аеруча сөтлеләрен бик яратам. Һәрбер сыер номер белән тамгаланган. 163нче номерлы «Кашка» бу көннәрдә 45 литр сөт бирә. Сыерларны савып бетергәч, аппаратларны юып, тәртипләп, җыештырып кайтабыз», - ди Рәзилә Әхмәтҗанова.

"Курсабаш" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Җиһаншин әйтүенчә, хуҗалыкта сөт саву күрсәткечләре узган елгыдан 104 процентка югарырак. Киләчәктә терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан фермага яна төр технологиялар кертү, эш шартларын автоматлаштыру күздә тотыла. Шулай ук савым сыерларын ишәйтү планлаштырыла. Аларның продуктлылыгын арттыру – төп бурычларның берсе.

«Курсабаш» җәмгыятендә терлекчелектә эш яхшы оештырылган. Ветеринария табибларының һәм ясалма орлыкландыру белгечләренең (осеменатор) эшчәнлекләре нәтиҗәсендә бозау алу күрсәткечләре дә югары. Бер елга бүлеп караганда 100 сыерга 90лап бозау туры килә. Нәсел эше яхшы алып барыла. Көндәлек рацион да бик төгәл көйләнгән. Кыскасы, җәмгыятьтә терлекчелеккә караш югары», – ди Илшат Нурмиев. Әлеге сүзләрнең хаклыгын җәмгыятьнең хезмәт күрсәткечләре дә раслый.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев