Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез

Район үзәге Байлар Сабасы бистәсеннән 11 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Саба авылы халкы да, ниһаять, әкренләп язгы-көзге пычраклар вакытында җиңел сулап куя алачак. Чөнки моңарчы җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә борчыган юл мәсьәләсе уңай хәл ителде. 2020нче ел өчен җыелган җирле референдум акчасы хисабына “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Х.Такташ урамына вак таш түшәделәр (гомуми суммасы 1 млн.нан артык). Халык җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә һәр ел саен үткәрелүче референдумның роле зур икәнен аңлап эш итә һәм шуңа да проблемаларның уңай хәл ителәсенә ышанып тавыш бирә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев