Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ИРЛӘРЕБЕЗ БЕЛӘН КҮРГӘЧ КЕНӘ ТАНЫЙЛАР”

Үзеңә бер тамчы су кебек охшаган игезәгең булу — могҗиза. Бертөсле кыяфәт, бертөрле уйлау һәм бер үк мавыгулар... Ничек күңелле! Казанда яшәүче Алия һәм Гөлия дә шундый бәхеткә ия. Алар — тырыш, уңган халкы белән танылган Питрәч районының Шәле авылы кызлары.

— Икебез дә Казанда гомер итәбез. Кечкенә чакта бөтенләй аермыйлар иде, хәзер дә бутаучылар бар. Кайсыгыз Алия, кайсыгыз Гөлия әле, диләр. Ирләребез белән күргәч кенә таныйлар. Русланның хатыны — Алия, Дамирныкы Гөлия бит әле, диләр. Туганнар, дуслар аера, ә сирәк күрүчеләр бутала”, — ди Алия...
Игезәкләр икесе дә — аш-су осталары. Кечкенәдән әниләре янында ризык әзерләп үскән кызлар, мәктәпне тәмамлагач, бер ел кондитер һөнәрен үзләштергәннәр. “Укып кына булмый, һәр эштә сәләт кирәк”, — ди алар.
— “Лакомка”да, “Бәхетле”дә практика үттек. Әмма тортлар ясау кулдан килми, сәләт булмагач, юк икән. “Бәхетле”гә эшкә урнашкач: “Әйдәгез, сез — яшьләр, булдырасыз, торт цехында эшләгез”, — дигәннәр иде. Ялына-ялына камыр цехында калдыруларын сорадык. Анда алты ай гына эшләдек тә, ике көн хезмәт, ике көн ял графигы ошамау сәбәпле, башка җиргә киттек. Ризык тәмле һәм бөтен кешегә дә ошасын өчен, иң беренче чиратта “бисмилла”ны әйтергә һәм күңел җылыңны биреп эшләргә кирәк, — ди кызлар...
— Заказ җыймыйбыз, интернетка белдерү куймыйбыз. Белгән кешеләр шалтыратып: “Зинһар, ясагыз инде”, — дип сорыйлар! Үзләренә, туганнарына, дусларына да алалар. Оныгым башка ризык ашамый, кибет пилмәнен кабып та карамый, сезнекен генә ярата, диләр. Күп итеп эшлибез, алып бетерәләр, җитми дә кала, — ди игезәк кызлар. — Ничә пилмән ясаганны санарга вакытыбыз юк, көненә 25 әр килограмм була. Камырны юка итеп җәеп, вак пилмән ясыйбыз. Аны “кияү пилмәне” дип тә йөртәләр. Авылда эшлибез, анда өй зур, иркен. Пилмән ясаганны ишетсәләр, туганнар, күршеләр дә булышырга керә, аларга зур рәхмәт.

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X