Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ИШАНЛЫ АВЫЛНЫҢ ЗЫЯЛЫ УЛЫ”

Ул көнне Аккүл Бигәнәй авылы мәдәният йорты ниндидер бер җанлылык белән кайнап торды. Авыл халкы, килгән кунаклар коридорда төркем-төркем булып нидер сөйләште, истәлекләр белән уртак­лашты. Гомумән, ул көн­не­ үткә­рел­гән 21ел район мәгариф бү­леген җитәкләгән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Зиннуров Шамил Зиннур улының якты истәлегенә багышлап язылган “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” китабын тәкъдим итү кичәсенә беркем дә битараф калмады.

Сатыш урта гомум белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары әлеге  чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр. Сценарий да китапның бүлекләренә нигезләп төзелгән иде. Мәктәп, студент еллары, хезмәт эшчәнлеге тасвирланган, хезмәттәшләре һәм дусларының истәлекләре тупланган “Син яшәдең, сөйден, яшьнәдең” дип исемләнгән бүлектә Шамил Зиннуровның яшьтән үк гаиләсендә тупланган сыйфатлары  ачылды.

”Чын матурлык йөрәктә яши, куз­ләрдә чагыла һәм эшләгән эшләрдә куренә” дип исемләнгән һәм китап героеның район  мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чорда  хөкумәт бүләкләре, матбугатта чыккан язмалар  һәм истәлекле фотолар урын алган 2нче бүлекне сәхнәдә гәүдәләндерү дә авыл халкы  күңеленә  хуш  килде.   Аннары  алып баручылар якташларының  эчке   күңел байлыгын гаилә кыйммәтләре, тормыш иптәше Зөлфия,балалары, оныклары турында язмалар урын  алган ”Гаилә-гомер чишмәсе” дип исемләнгән – 3нче һәм  хезмәттәшләре,  дуслары язмалары урнаштырылган 4нче бүлекләр (”Истәлекләр”) аша  ачтылар. Китапның 5нче бүлеге ”Янып калсын гомерең маяк булып үзеңнән соң калган буынга”  дигән баш астында бирелгән. Анда  Сатыш урта мәктәбендә Шамил Зиннур улына багышлап оештырылган музей –бүлмә, аның  экспонатлары турында язылган.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев