Ишектән чыгасы урында...
Мин, Урта Саба авылында туган кыз, 1964 елның маенда Миңгәр килене булдым. Ирем Нәсим алты почмаклы йорт җиткезгән, ләкин ул җитешмәгән иде.
Беренче елны иске өйдә кыш чыктык. 1965 елның 1 июлендә булган Сабантуйдан соң яңасына күчтек. Мин фермада эшли башладым. Малларың янына төнлә торып чыгып китәсе. Кыш җитте, декабрьдә көннәр салкын, буранлы булды. Бер төндә, саташып уянганмындыр инде, торып киендем дә, өйалды ишеген этәм – ачылмый. Эш харап, ишекне кар баскан икән дим, чөнки кичен бик каты буран булды. Чолан тәрәзәсе 4 кенә кадакта тора иде, шуны балта белә каерып алдым да, тәрәзәдән ишек алдына чыктым. Карасам – ишек төбендә песи яларлык та кар юк. Чыдый алмыйча көлә башладым. Тавышка Нәсим дә торып чыккан: “Кем бар анда”,– дип кычкыра. Мин, дим. “Кем соң син?”– ди бу. “Бар кер дә, утыңны яндырып кара”,– дип җавап бирдем. “Ничек чыктың, ишек бикле бит”,– ди бу. “Тәрәзәдән”,– дидем дә тагын көлә башладым. Баксаң, мин өйалды ишегенең келәсен күтәрү турында уйлап та карамаганмын. Фермага бару вакыты җиткәнче өйгә кереп торырга туры килде. Чөнки мин саташып уянып тышка чыкканда сәгать төнге беренче ярты гына иде әле.
Тәнзилә Заһидуллина.
Фото: https://pixabay.com | PIRO4D
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев