Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда бала катнашында авария

Агымдагы елның 17нче июлендә 14:40 сәгатьтә Иштуган бистәсендә балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

1983нче елгы Кукмара районы кешесе Ә. идарә иткән “Опель Астра” автомобилендә Җиңү урамыннан барганда ян интервалны дөрес сайламыйча, каршысына килүче 2012 елгы велосипедчыны бәрдерә. Нәтиҗәдә Казан шәһәрендә яшәүче III сыйныф укучысы сул беләгенә, тез баш башларына кан савудан гыйбарәт тән җәрәхәтләре ала һәм Шәмәрдән участок хастаханәсенә китерелә. Җәйге каникулда велосипедларда, самокатларда урам юлларында йөрүче балаларның күбәюен күздә тотып, ЮХИДИнең район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең юлларда бик игътибарлы булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев