Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганның "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы «Гырон Быдтон» удмурт бәйрәмендә катнашып, дипломга лаек булды [+фото]

Баулы муниципаль районының Кит-Күл авылында «Гырон Быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме узды.

Бәйрәмгә Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе, Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килгән иде. Бәйрәм «тормыш бишеге» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Җиргә бөртек утыртудан, беренче шытымнардан һәм уңышны җыеп алудан игенчелек циклын күрсәттеләр. Бәйрәм аланында милли аш-су, «Гырон быдтон шудонъес» милли удмурт һәм спорт уеннары, традицион удмурт уеннары һәм «Кужым мертан» («Мера сила») уеннары, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-сатулары оештырылган иде. «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, «Бураново әбиләре» фольклор коллективы, «Эктоника» удмурт эстрадасының яшь артистлары концерты һәм башка артистлар бәйрәмнең хедлайнерлары булдылар. Бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев