Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичән авылында “Авыл көне”

13 нчы июль көнне Иске Мичән авылында “Авыл көне” үткәрелде.

Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев