Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Исәнме, Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар

    ТАҺИР ГАБДЕРАХМАН УЛЫ ШӘРӘФИЕВ (2006-2010 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе)

    1958 елның 16 февралендә Түбән Симет авылында туган. Хезмәт юлын, Казан педагогия институтын тәмамлагач, Түбән Симет сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1985 елда шушы мәктәп директоры. 1985-1987 елларда “Үзәк” колхозы башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. 1987-1990 елларда – КПССның Саба райкомы оештыру бүлеге мөдире. 1990-1995 елларда халык депутатларының Саба районы Советы рәисе урынбасары, халык контроле комитеты, “Октябрь” колхозы рәисе. 1995-2005 елларда Саба районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары. Муниципалитетлар оештырылгач, 2006 елда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе булып сайлана. Хакимияттә эшләгән чорында һәм 2010 елдан пенсиягә чыкканчы – 2018 елга кадәр Саба районы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифаларын башкарганда ул халыкны социаль яклау, мәдәният, мәгариф, спорт, милли мөнәсәбәтләр өлкәләренә һәм башка мәсьәләләргә кураторлык итте. 2003 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре“ исеме бирелде.

    РАВИЛ МӨБАРӘК УЛЫ ГАСЫЙМОВ (2010-2018 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе)

    1958 елның 1 гыйнварында Байлар Сабасында туган. Хезмәт эшчәнлеген Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, Саба районы капиталь төзелеш бүлегендә өлкән инженер булып башлый. 1982-2000 елларда – бүлек начальнигы, район агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары, район архитектура-планлаштыру проект-производство бүлегенең баш инженеры, “Сабагаз” идарәсе начальнигы, күптармаклы җитештерү предприятиесе баш инженеры, 159нчы ПМКның бүлек начальнигы булып эшли. 2000-2002 елларда – җирле үзидарәнең Саба районы Советы рәисе. 2002-2005 елларда – мобилизация эше буенча баш белгеч, Саба районы хакимияте башлыгы урынбасары. 2006-2010 елларда – Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. 2010 елның 25 ноябреннән лаеклы ялга чыкканчы Саба муниципаль районы башкарма комитеты рәисе. 2004 елдан башлап, хакимияттә, аннары башкарма комитетта төзе­леш, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт-элемтә мәсьәләләре буенча кураторлык итә. 2010 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелә.

    2018 елның гыйнварыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын МАРАТ РАШАТ УЛЫ ИШНИЯЗОВ башкара.

    Автордан. Район башкарма комитетына зур вәкаләтләр йөкләтелгән. Ул аларны мәдәният, мәгариф, архив, ЗАГС, спорт һәм яшьләр эшләре бүлекләре һәм башка структуралар аша гамәлгә ашыра, социаль-икътисадый үсешен тәэмин итә. Карарлар һәм боерыклар чыгара. Мисал өчен, газетага материаллар әзерләгәндә 1940 елда башкарма комитет кабул иткән карар белән танышырга туры килде. Бу карар нигезендә Саба районы колхозларында тавык фермалары оештыруның минимум планы җиткерелә. Сугышка кадәр районда 73 авылга 73 колхоз була һәм һәр хуҗалыкта ферма оештыру бурычы куела. Иң зурысы – Саба авылы “Кызыл көрәш” колхозында (мәйданы 3791 га.) 360 тавыкка исәпләнгән ферма. Шул елны иң кечкенә хуҗалыкларның берсе – Чапаев исемендәге колхозга (мәйданы 160 га., ул Каен Елга авылында урнашкан була) 50 тавыклык ферма булдыру максат итеп куела. Каен Елга авылы 12 хуҗалыктан тора. Икенче исеме – Янбай (Яңа бай исеменнән алынган). Узган гасыр урталарында Янбай Олы Арташ авылының бер урамына әверелә һәм “Каенлы урамы” дип атала. 1940 елларда оештырылган тавык фермалары 70-80нче елларга кадәр эшлиләр. Нәкъ 50 ел элек район 3,9 миллион данә йомырка җитештереп, 3,2 миллионын дәүләткә тапшыра (шәхси хуҗалыкларны исәпкә алмаганда). 2001 елда хакимиятнең күп кенә бү­лек­ләре республика министрлыкларына күчерелә. Әмма объектив сәбәпләр аркасында (ничек инде Казаннан торып Саба районы белән идарә итеп була, мәсәлән, аның мәдәнияте белән), 2005 ел азагында алар районга кире кайтарылалар.

    Расих Сабиров,

    район ветераннар советы рәисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: