Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Исәнмесез, әни, туганнар...»

Газетабызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Солдат хатлары» дигән сәхифәбездәге чираттагы хат Мичән якларыннан килеп иреште. Ул фронтовик Ислам Фазыл улы Фазыловныкы.

       И.Фазылов 1915 елда Саба районы, Иске Мичән авылында дөньяга килгән.  Сугышка кадәрге елларда  курше-тирә авыллар: Югары Симет, Керәнне, Бакшанды, Иске Мичән   мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Белем күтәрү курсларында еш укуда булган, яшь укытучыны «хәрби өйрәнүләр»гә да гел чакыртып торганнар.

 1934 елда Югары Симеттән  1918 елгы Галимулла абзый кызы Сәйдә белән гаилә кора. 1936 елда кызы Наилә туа (бакыйлыкка күчкәнче Иске Мичән авылында яшәде). 1938 елда туган кыз бала үлеп китә. 1939 елда Исламны  Фин сугышына алалар. Ул аннан туган авылына 1940 елда кайта. 1941 елның май аенда кабат Арчада военный сборда була. Ә 1941 елның сентябрь башында  аны Бөек Ватан сугышына алалар. Ислам белән беррәттән гаиләдәге  аның бертуганнары Хәсән, Гусам, Хөсәен дә бер-бер артлы сугышка китәләр.

      Ислам сугышка киткәннән  соң 1941 елда гаиләдә ир бала туа. Хатыны Сәйдә бу балага Разак дип исем куша (бакыйлыкка күчкәнче Иске Мичән авылында яшәде).   Бик ерактагы шәһәрләрдән, сугыш эченнән, өчпочмаклы солдат хатлары йөри башлый. Лейтенант  Ислам хәләл җефете Сәйдәгә хатларын мөгаллимнәргә  хас зур төгәллек белән, матур итеп яза. Хатларында солдат кечкенә кызы Наиләсе, нәни улы Разак турында сорый, тиздән күрешү турында хыяллана.

     Сугыш кырларыннан килгән солдат хатларын, фотоларны Сәйдә кадерләп сандыгы төбенә салып куя. Исламның сугышта хәбәрсез югалган хәбәре килгәч тә,  өметен өзми яшь хатын: әтисе сугышка киткәндә 5 яшьлек булып калган Наиләне дә, әтисенең йөзен бөтенләй күрергә насыйп булмаган Разакны да чын кеше итеп үстерә ул.

    Меңләгән хәбәрсез югалган солдатлар белән бергә  лейтенант Ислам да  яу кырында мәңгелеккә ятып калды.

  Бүгенге көндә Ислам Фазыл улы­ның оныгы Раилә (Наиләнең кызы) Иске Мичән авылында яши. Әле­ге мәгълүматлар улы Разакның килене Фәридә Исламовадан алынды.

“Хат башы  

Исәнмесез, әни һәм Сәйдә, Наилә, туганнарым. Сәлам миннән сезгә күп…» дип башлана   латин хәрефләре белән язылган Ислам солдат хатлары. Кызганычка каршы, алга таба  текст тоныкланган,  карандаш белән язылган сүзләрнең кайберләрен бик авырлык белән генә танып  була. Шулай итеп, Ислам  Фазыл улының сөекле гаиләсенә җиткергән сүзләре, хис-тойгылары безнең өчен ачылмаслык сер булып кала…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X