Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Октябрь аенда Өлкәннәр декадасы узды

 Көзге чор табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында да бар – ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. Октябрьдә ел саен безнең илдә өлкәннәр декадасы старт ала. Бу көннәрдә без барыбыз да олы буынга игътибарлы булырга тырышабыз, алар зур тормыш юлы үткәннәр, бөтен көчләрен һәм белемнәрен туган җирләренә биргәннәр. Без аларга хезмәтләре, туган җирләрен яратулары өчен рәхмәтле. Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә эшләгән өлкәннәргә күчтәнәчләр белән пакетлар тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек, җылылык һәм озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев