Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганнан Макаровлар Республика гаилә командалары арасында узган фестиваль-ярышта катнашты

20 апрель көнне «Хезмәт резервлары» стадионында Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО) – республика фестивале узды. Анда республиканың иң көчле 8 гаилә командасы катнашты.

 Саба муниципаль районы данын Иштуганнан Макаровлар гаиләсе яклады һәм уңышлы чыгыш ясады.

Макаровлар гаиләсе гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр.  Аларга түбәндәге сынауларны җиңәргә кирәк булды: - турникта тартылу,          идәндә ятып кулларны бөгү һәм җәю, - гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөгү  һәм җәю;   гәүдәне аркада ятып күтәрү;   урыннан озынлыкка сикерү;  - 30  һәм 60 метрга йөгерү;  - гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу;      - электрон коралдан ату .

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы командасы 4 нче урынны алды.

Фестиваль бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды! Спорт мәйданчыгында бердәмлек хөкем сөрде. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев