Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Җитмешкә җитеп килсә дә

Суд залыннан

 

 

Агымдагы елның 9 июлендә 12  сәгать 40 минутта  дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Казан-Шәмәрдән юлының 102  километрында “Ниссан Альмера” автомобилен туктаталар. Аның белән идарә иткән Р.С.Фәрзиевның үз-үзен тотышында исереклек билгеләре күренә: авызыннан хәмер исе килә, теле  көрмәкләнә, йөзенең тире кискен үзгәргән була. “Юпитер” алкотекторы  аның өргән  сулышында 1,295 мг/л концентрациясендә этил спиртының барлыгын күрсәтә. Россия Федерациясе Министрлар Советы Карары (23.10.1993) белән расланган Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктындагы 1нче абзацы нигезендә машина йөртүчегә исерек хәлдә (алкоголь, наркотик һәм  башкалар), реакцияне һәм игътибарны начарайта торган дару препаратлары тәэсирендә яисә хәрәкәт иминлеген  куркыныч астына куя торган арыган халәттә транспорт чарасы белән  идарә итү тыелган. Шуңа  күрә 1956 елгы Фәрзиев машинасыннан  читләштерелә, хокук бозучыга карата административ беркетмә тутырыла.

 Ул  суд утырышында катнашты һәм  үзенең гаебен тулысынча тануын белдерде. Билгеле булганча, 2025  елның 1 гыйнварыннан спиртлы  эчемлек  кулланган йөртүче  транспорт чарасы белән  идарә итсә, штрафны  45 мең сум күләмендә түли. Ә  транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итүнең  КоАПта  билгеләнгән  вакыты үзгәрмәде: 1,6-2 ел  калды. Әлеге чараларны  кулланганда Фәрзиевның аңарчы да административ җаваплылыкка тартылганлыгы исәпкә  алынды.

Юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев