Югары Симеттә иң оста бильярд уйнаучыларны ачыкладылар
Бильярд- спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен да.
Югары Симет мәдәният йортында ирләр өчен бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Бильярд- спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен да. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында ир-атлар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә җанатарлар читтән көч биреп торды. Нәтиҗәдә беренчелекне Камил Шәфигуллин, икенче урынны Түбән Симеттән Гатиятов Ришат, өченче урынны Рафис Халиуллин алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев