Югары Утар интернат-йортына бәйрәм килде
Балалар тәрбиячеләре белән бергә открыткалар ясадылар һәм ветераннарны котладылар
1 октябрь – Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм. Мөгаен, бу көннең көз көне бәйрәм ителүе очраклы түгелдер. Җитлеккән, зирәк кешеләрнең яшен еш кына тормыш көзенә тиңлиләр. Бу көн зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә өлкән буынны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмнең максаты: кылган гамәлләребез белән өлкәннәргә шатлык китерү.
Балачактан ук өлкән буын кешеләреннән без халыкның гореф-гадәтләрен һәм зирәклеген сеңдерәбез. Шулай ук, өлкән яшьтәге кешеләр турында да онытырга ярамый, аларны һәрдаим кайгыртып торсак, алар да бу дөньяда иң бәхетле кешеләр булачаклар.
Балалар тәрбиячеләре белән бергә открыткалар ясадылар һәм җитәкчебез Марсель Мәгъфүр улы Хуҗин белән ветераннарыбызны котладылар, өлкән буынга бүләкләр тапшырдылар. Аларга озак еллар күңел тынычлыгын саклап калуларын, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев