Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергәләп” профилактика акциясе

Балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә

  ЮХИДИнең район  бүлекчәсе инспекторлары һәм  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениесе хезмәткәрләре Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  белән берлектә  «Юл хәрәкәте иминлеге  өчен бергәләп” профилактика  акциясе  үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлеге  чарага олыларча җаваплылык белән  әзерләнделәр. Тәрбияче апалары белән  юл хәрәкәтендә катнашучылар  өчен листовкалар, белешмәлекләр  ясадылар. Акциягә барысы да  яшел төстәге  яктылык кайтаргыч  жилетлардан  чыктылар. Чара башланыр  алдыннан автоинспектор Илнур Насыйбуллин кышкы  юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен балаларның кабат исенә төшерде. Автоинспекторлар урам уйлап  хәрәкәт  итүче  автомобильләрне һәм җәяүлеләрне туктатканда, балалар   йөртүчеләргә үзләре  ясаган  листовкаларны һәм белешмәлекләрне тапшырдылар, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен ихтирам итәргә чакырдылар, җәяүлеләргә яктылык  кайтаргыч элементы булган киемнәрдән  йөрергә тәкъдим иттеләр.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев