Юлбат авылында яшәүче Нуретдин Газетдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айнур Садыйков тәбрикләде.
Нуретдин Гыйззетдин улы Газетдинов 1935 елның 10 гыйнварында Юлбат авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Бала чагы авыр елларга туры килә. Шуңа яшьтән кул арасына керә. Әтиләре сугышка киткәч әниләренә зур терәк була малайлар. Нуретдин абыйга мәктәптә 4 класс укырга насыйп була. 1954 елда армия сафларына алына. Аннан кайткач “Искра” колхозына эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда төрле эшләрдә хезмәт куя.
Хәзерге вакытта Юлбат авылында энесенең улы Рамис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев