Юлбатта беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча әңгәмә үткәрелде
Беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турындагы белемнәрне һәр кеше белергә тиеш.
Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне уңаеннан, Юлбат авылы фельдшеры 5-9 сыйныф укучылары белән «Кичектергесез хәлләрдә табибка кадәр беренче ярдәм» дигән әңгәмә үткәрде. Беренче ярдәм күрсәтүнең максаты - зыян күрүченең гомерен саклап калу, аның газапларын киметү һәм мөмкин булган катлаулануларны кисәтү өчен кирәкле иң гади медицина чаралары үткәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев