Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Июнь аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 6 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды

Шуларның икесе – Пүкәл авылында яшәүчеләр. 1965 елгы Р. 11 июньдә Өтернәс авылында “ДэуНексия” автомобилендә йөргәндә тоткарлана. Алкотестер ул сулап чыгарган һавада 0,353 промилле алкоголь барлыгын ачыклый. Тагын ике көннән Казан­Шәмәрдән юлының 105нче километрында туктатылган авылдашы – 1987 елгы Ф. исә тагын да күбрәк салган булып чыга. Шулай да ул беркетмәгә чиялекарлыганлы бер стакан сөт эчүе турында гына яза.

Ә менә 18 июньдә шул ук километрда ЮХИДИ инспекторлары белән очрашкан 1974 елгы Алан­Елга авылы кешесе 100 грамм аракы эчкәнен яшерми. Алай гына булдымы икән? Чөнки алкотестер 0,969 промилле күрсәтә. Шулай да рекордны 21 июньдә Килдебәк авылында яшәүче 1970 елгы Г. куя. Аңлатма язарлык хәлдә дә булмый. Ни әйтсәң дә, 1,519 промилле алкоголь инде кешенең холык­фигыленә чыга башлый. Июнь аенда эчкән өчен праваларын алдыручылар арасында Казаннан килгән 1967 елгы М. һәм 49 яшьлек Саба кешесе Ю. да бар. Гомумән, юлларда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар бетеп тормый. Агымдагы атнада гына да исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен 3 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү котылгысыз рәвештә штрафка китерә. Кызганычка каршы, әлеге җәза чарасын вакытында үтәмәүчеләр арта. Быел штраф түләүне сузып йөргән 146 йөртүчегә (былтыр бу чорда – 137) беркетмә төзелгән. Шуның 10ысына арест чарасы кулланылган.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев