Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИЗГЕ АЙДА - ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР

Рамазан аеның соңгы ун көнлегенә кердек.Олуг кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта, диләр бит. Хәзер күңелләрнең иң нечкәргән мәле, әйтерсең, якын кешеңне ерак юлга озатырга җыенасың… Аллаһы Раббыбыз тарафыннан бәндәләргә сынау өчен бирелгән шушы изге айны тиешенчә үткәрдем, гамәл-гыйбадәтләремне дөрес үтәдем микән дигән сораулар били күңелне… Инде һәркемнең тоткан уразалары кабул булсын, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешеп, гөнаһлардан чистарынырга язсын...

Рамазан – нәфес белән көрәшә торган ай. Мөселман кешесе ашау-эчүдән генә түгел, барлык начар гадәтләрдән тыела, алай гына да түгел, үзендә башкаларга карата мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булу сыйфатларын тәрбияли. Әлбәттә, бу көннәрдә саваплы эшләр саны арта, күпчелек йортларда Коръән уку мәҗлесләре, ураза тотучылар өчен мул сыйлы табыннар әзерләнә

Ифтар ашлары районыбызның барлык мәчетләрендә дә зур оешканлык белән узды. Саба үзәк мәчетендә дә көн аралаш 120ләп кешегә ризык әзерләнде. Ураза тота алмаучылар бу чараны үткәрергә фидия сәдакасы белән булышты. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчелеге тарафыннан район хуҗалыкларында да ифтар өчен табыннар әзерләнеп, анда авыл хуҗалыгында хезмәт куйган өлкәннәр чакырылып хөрмәтләнде. Олыязда үткәрелгәнендә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та кадерле кунак буларак катнашты.

Рамазан аеның тагын бер күркәм сөннәт гамәле – мәчетләрдә җәмәгать белән укылган тәравих намазлары. Быел Республикада әлеге намазларны Төркиядән килгән 46 Коръән хафиз алып бара. Алар Рамазанда Коръәнне тулаем укып чыгу, имамнарга ярдәм максатыннан чакырылган. Безнең Сабада бу саваплы гамәлне башкарырга Метин һәм Мәхмет хәзрәтләре ярдәм итсә (фотода), Шәмәрдән мәчетендә Адем хәзрәт Демирджиоглу укыта. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә тәравих намазлары Сабаның «Мотыйгулла» мәчетендә дә үткәрелә башлады.

Рамазан мөселманнар бердәмлеген ныгыта, баен-ярлысын якынайта, авыр тормышлы кешеләрнең хәл­ләрен аңларга ярдәм итә. Район мөхтәсибәте бу көннәрдә «Балкыш» социаль үзәге белән берлектә Саба мәчетендә авыр тормыш шартларында калган гаиләләр белән очрашу үткәрде. Мәчет имамнары вәгазь сөйләделәр, Коръән укыдылар, чәй табыны әзерләнде, соңыннан балаларга иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч пакеталары өләшенде.

Рамазан ахырына якынлаша… Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлләм бер хәдистә болай дип әйткән: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә ”, – дигән. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга, яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез.Тоткан уразаларыбыз, кылган гамәлләребез савапка булсын.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев