Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабат кабак тамашасы

Ел саен яңа төсмерләр, үзенчәлек белән үткәрелгән Кабак бәйрәменә быел тагын зур яңалык өстәлде: ул быел район үзәгендә түгел, «Лесная сказка» күңел ачу комплексында уздырылды.

«Без, Саба дулкыннары» те­лерадиокомпания­се­ хез­мәт­кәрләре,  үзе­без­нең  тапшырулар белән генә сөендереп калмыйбыз, менә шушындый бәйрәмнәр үткәрергә дә бик яратабыз. Әлбәттә, ул сезнең зур булышлык белән уза. Быел Кабак бәйрәмен яңа урында үткәреп, үзебезнең яраткан тамашачыларыбызга   «Лесная сказка»  дип аталган табигатьнең матур почмагын күрсәтәсебез килде. Бәйрәмебезне дә тамаша кылып, бер үк вакытта биредәге хозурлыкка да соклансыннар дип уйлаштык»,– дип мөрәҗәгать итте «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова. Те­ле­­радиокомпания хез­мәт­­кәрләренең әлеге бәйрәмне тиешле югарылыкта үткәрергә тәҗ­рибәләре дә, осталыклары да җитәрлек. Шулай булмаса, инде 16нчы тапкыр үткәрелгән Кабак бәйрәме һаман да тамашачыларны яңалыгы, кабактан искиткеч эшл­әнмәләре белән шаккатыра алыр идеме? Бәйрәмгә килүчеләрне башкарма ко­митет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде,  «Лесная сказка» күңел ачу комплексы җитәкчесе Рифкать Фәхретдинов сәламләде. Иркен, зур мәйдан буйлап тезелгән районыбызның балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре, мәдәният йортлары, оешма-предприятиеләре ясаган сокландыргыч композицияләр белән танышырга быел да шактый вакыт кирәк булды. Иң түрдә, гадәттәгечә,  яшелчә патшабикәләре – кабаклар урын алды. Быел «Иң зур кабак» титулына  барлыгы 29 кабак дәгъва кылды. «Башка елны бу кадәр уңыш булмый торган иде. Быел кабак өчен аеруча ел килешкән», - диештеләр алып баручылар. «Шатлык» балалар бакчасы коллективы Эшче һөнәрләр елы уңаеннан кабактан төрле һөнәр ияләрен чагылдырган иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев